Мәктәп китапханәләренә – яңа мәгълүмати технологияләр

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 17 – 18нче сентябрь көннәрендә мәктәп китапханәчеләре Казан шәһәренең 139нчы номерлы гимназиясе базасында үткәрелгән семинар-практикумда «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмати системаның мөмкинлекләре  турында өйрәнделәр. Семинар кысаларында «Руслан» автоматлаштырылган системасына  тоташтырылган республика мәктәпләре китапханәчеләре ТР Милли электрон библиотекасының эш үзенчәлекләре, комплектлаштыру, каталоглаштыру, автоматлаштырылган рәвештә китап бирү, кирәкле булган әдәбиятны эзләү алымнары һ.б. белән таныштылар.

Семинарның практик өлешендә катнашучылар ТРның җыелма китапханә каталогыннан язмаларны алу, документларга инвентарь номерларын һәм штрих-кодларны теркәү, вакытлы матбугатка язылу күнекмәләрен үзләштерделәр.

Семинар-практикум мәктәп китапханәчеләренә яңа сыйфатлы дәрәҗәдә эшләрен оештырырга, ә кулланучыларга кирәкле  мәгълүматны тиз арада һәм төгәл табарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International