Бу көннәрдә республиканың шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, министрның беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары, ТР Фәннәр академиясе һәм Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында туган телне укытуны оештыру мәсьәләләре, туган телләрне, шул исәптән туган тел буларак рус телен өйрәнү, 2018/2019нчы уку елында Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәнү буенча семинар-киңәшмәләр уза.
Семинар-киңәшмәләр иң беренче булып Казанда - 179нчы номерлы урта мәктәбендә һәм 180нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиядә узды. 17нче сентябрьдә биредә шәһәрнең барлык районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли белем бирү буенча кураторлар туган телләрне укытудагы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, туган тел һәм әдәбияттан тәкъдим ителгән белем бирү программалары үрнәгендә укыту үзенчәлекләрен карадылар.
Семинарлар Казаннан тыш тагын Татарстан Республикасының тагын 4 зонасында узды. Яшел Үзән муниципаль районының 5нче гимназиясе базасында Кайбыч, Буа, Биектау, Югары Ослан кебек тирә-як район укытучылары белән очрашу булды.
Алдагы зона Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләренең округларын үз эченә алды. Бөгелмә, Әлмәт, Чистай зонасында да семинар-киңәшмәдә бик күп татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Семинарларны Кукмара муниципаль районы йомгаклады. Анда Саба, Балтач, Арча, Әтнә һ.б. район вәкилләре катнашты.