Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы максат һәм бурычларны ачык рәвештә формалаштыру буенча пилот проектының катнашучысы булды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проектының  катнашучысы булды. Аның кысаларында тармакның стратегияларын һәм дәүләт программаларын исәпкә алып, киләсе елга эшнең мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләү бурычы тора.

2018 елның 21нче сентябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эксперт группасы белән очрашу оештырылды. Бүгенге көннән башлап, 2 атна дәвамында министрлыкның өстенлекле эш юнәлешләре буенча тәкъдимнәр җыю башлана.

Эксперт группасы составы ТР Җәмәгатьчелек палатасы тарафыннан билгеләнде. Экспертлар арасында  һөнәри, академик берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешкән, зур тәҗрибә туплаган  үз эшләренең осталары бар.

Алга таба кергән тәкъдимнәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Җәмәгатьчелек советы тарафыннан каралачак һәм ТР Госуслуги порталының «Халыктан сорашу» («Опросы жителей») сервисында бер ай дәвамында булачак ачык онлайн-тавыш бирү өчен чыгарылачак. Бу этапта кешеләр үзләре өстенлекле дип санаган максат һәм бурычлар өчен тавыш бирә яисә үз вариантларын тәкъдим итә ала.

Сорашу нәтиҗәсе буенча максат һәм бурычлар буенча тәкъдимнәрнең иң күп тавыш җыйган яртысы сайлап алыначак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Җәмәгатьчелек советының йомгаклау утырышында шулар арасыннан министрлыкның киләсе елга биштән алып җидегә кадәр өстенлекле эше сайлап алыначак. Фикер алышуда барлык кызыксынучылар, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнар катнаша ала.

Шуның белән пилот проектын тормышка ашыру төгәлләнә. Республикада яшәүчеләрнең куелган максат һәм бурычларның үтәлешен күзәтергә мөмкинлекләре булачак. Аларны тормышка ашыру һәм расланган индикаторларның үтәлешенә йомгак ясау буенча хакимият органнарының ачык рәвештә хисап бирүе мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International