2018 елның 4 – 24нче сентябрь көннәрендә Анапа шәһәренең «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге базасында «Президент узышлары» укучыларның бөтенроссия спорт ярышлары булды.
Президент узышларында катнашу тарихында беренче мәртәбә республика призерлар рәтенә керде. 2012 һәм 2015 елларда Президент узышларында шәһәр класс-командасы номинациясендә Бөгелмә һәм Мамадыш командалары лауреат булган иде.
Президент узышларының бөтенроссия этабында Татарстан Республикасы данын ике: Мөслим муниципаль районының МБББУ “Мөслим лицее” командасы һәм Лениногорск муниципаль районының МДББУ “5нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” командасы яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча авыл класс-командалары арасында Мөслим лицее 3нче урынны яулады. Укучыларны һәм педагогларны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итәбез!