Кырым Республикасында Татар мәгарифе көннәре уза

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 25 – 28нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырым Республикасында Татар мәгарифе көннәре уздыра.

26нчы сентябрьдә Кырым Республикасы Мәгариф, фән һәм яшьләр министрлыгында Татар мәгарифе көннәренең тантаналы ачылышы булды.

Делегация составында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, КФУ галимнәре, Казан шәһәре һәм Кукмара муниципаль районының мәгариф идарәсе (бүлекләре) башлыкларының урынбасарлары, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең белем бирү оешмалары директорлары бар.

Визит кысаларында делегатлар Кырым Республикасының белем бирү оешмаларында ачык дәресләрдә, тарихи музейларда була, түгәрәк өстәл уздыра. Кырым Республикасы Мәгариф, фән һәм яшьләр министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы арасындагы Мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, Кырым Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә яшь буынга татар халкының иң яхшы гореф-гадәтләре үрнәгендә белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Министрлык бүләкләре тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International