15 – 23нче сентябрьдә Краснодар өлкәсенең Дивноморское саласында XVI «Студентлар лидеры-2018» Бөтенроссия бәйгесе узды. Социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты студенты Камолиддин Бобохонов бәйгенең финал ярышларына узды һәм Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы, Идел буе федераль округы данын яклады.
«Студентлар лидеры» бәйгесе илебезнең иң актив профсоюз лидерлары өчен күптән көтелгән чара. Ел саен Кара диңгез яр буенда алар тәҗрибә уртаклашу, яңа белемнәр алу, студентларның иң яхшы лидерын билгеләү өчен җыела. Быел лидер сменасында Россиянең 70 төбәгеннән 130 югары уку йортыннан килгән 500ләп студент катнашты. Финал ярышларында ил лидеры исемен алу өчен 6 федераль округтан 12 финалист көч сынашты. Аларның һәрберсе бәйгенең югары уку йортында, республика, округта үткәрелгән этапларның җиңүчеләре.
«Автопортрет», «Профтест», «Блиц-сорашу», «Инфографика», «Изложение», «Профсоюз биатлоны», «2гә1» һәм «Сюрприз» дигән 8 иң авыр сынауларны үтеп, Камолиддин 6 нчы урынны алды.