Патриотта тормыш иминлеге нигезләре курсын алып баручы педагог-оештыручылар, кадет мәктәпләре директорлары өчен укыту-күнекмә алу җыены булды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 26нчы сентябрендә «Патриот» Республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында тормыш иминлеге нигезләре курсын алып баручы педагог-оештыручылар, кадет мәктәпләре директорлары өчен укыту-күнекмә алу җыены булды. Җыенның темасы гражданнарны дәүләтне саклау нигезләренә һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә хәрби хезмәтнең заманча модельләренә багышланган иде.

Сәламләү сүзе белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләве бүлегенең әйдәп баручы консультанты Елена Лобанова чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, хәзерге вакытта хәрби хезмәткә әзерләүгә зур игътибар бирелә. Хәрби хезмәткә әзерләү мәктәптән үк башланган гражданнарны физик, әхлакый һәм психологик яктан әзерләүгә юнәлдерелгән гомуми бер системага корылган булырга тиеш.

Уыту-күнекмә алу җыены кысаларында ТР хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Д.В. Гурылев чыгыш ясады, ТР Мәгарифне үстерү институтының өлкән фәнни хезмәткәре А.А. Сафин “ФДББС таләпләре буенча тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен заманча үткәрү үзенчәлекләре” дигән темага лекция уздырды, РФ ОМ Кызыл Байраклы Казан югары танк командасы көллиятенең  подразделенияләр белән тыныч тормышта идарә итү кафедрасы башлыгы А.Н. Гущин гомуми белем бирү оешмаларының 10нчы сыйныф укучылары белән өйрәнү җыенын үзерләү һәм  уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International