2018 елның 25 – 29нчы сентябрендә Будапештта (Венгрия) EuroSkills 2018 һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты уза. Анда 28 илдән 43 компетенция буенча 600 вәкил катнашачак.
EuroSkills – Европада «Ворлдскиллс» стандартлары буенча үткәрелә торган иң киң күләмдә ике елга бер мәртәбә WorldSkills Europe бәйгесендә катнашучы 28 илнең берсендә үткәрелә торган ярышлар.
Ярышка Татарстан Республикасыннан милли җыелма командасы составына түбәндәге компетенцияләр буенча 6 вәкил керде:
– Мобиль робот техникасы;
– Плотник эше;
– Медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү;
– Инженер дизайны CAD;
– Эшмәкәрлек.
Якташларыбызга ихлас күңелдән ярышларда зур җиңүләр телибез!