Казандагы 76нчы номерлы мәктәптә Яшьләр эшләре буенча федераль агентствоның грантын откан «Спортивный экспресс» проектын тормышка ашыру кысаларында беренче мәртәбә ике сәгатьлек мәдәни-спорт чарасы узды. Мәктәпнең һәр укучысы академиянең волонтер-студентлары белән үзенең шәхси «маршрут картасы»н үтәде, интерактив мәйданчыкларда мөмкин булган спорт төрләре белән танышты һәм ГТО нормаларын тапшыруда үзенең көчен сынап карады. Спорт бәйрәме мәйданчыгында бию флэшмобы үзенә зур игътибар җәлеп итте. Укучылар волонтер-студентлар артыннан җитез хәрәкәтләрне зур канәгатьләнү хисе белән кызыксынып кабатладылар. Чара ахырында катнашучы укучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
“Бу проект сәламәтлеге чикле булган балалар белән эзлекле һәм дәвамлы эшнең башлангычы, - диде «Спортивный экспресс» проектының җитәкчесе, Идел буе академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы җитәкчесе Лариса Парфенова.