Россия милли җыелма командасы EuroSkills Budapest 2018 һөнәри осталык чемпионатында иң күп алтын медаль яулап, катнашучы 29 ил арасында беренче урын алды.
Россиялеләр Будапештта һөнәри осталык ярышларында тугыз алтын, сигез көмеш, ике бронза медаль һәм ун медальон алды.
Гомумкоманда нәтиҗәләренә Татарстан Республикасы конкурсантлары зур өлеш кертте. Алар «Мобиль робот техникасы» һәм «Инженер дизайны CAD» компетенцияләрендә ике алтын медаль яуладылар.
Моннан тыш, республика конкурсантлары гомумкоманда зачетына кермәгән презентация компетенцияләрендә: «Эшмәкәрлек» компетенциясендә – алтын медаль, «Плотник эше» компетенциясендә көмеш медаль яуладылар.
Исегезгә төшерәбез, EuroSkills – Европада «Ворлдскиллс» стандартлары буенча үткәрелә торган иң киң күләмдә ике елга бер мәртәбә WorldSkills Europe бәйгесендә катнашучы 28 илнең берсендә үткәрелә торган ярышлар.
EuroSkills 2018 һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты 2018 елның 25 – 29нчы сентябрендә Будапештта (Венгрия) узды. EuroSkills 2018 ярышларында 41 компетенция буенча Россиянең 17 төбәгеннән 48 бала катнашты. Анда барысы 29 илдән 600 вәкил катнашты.