Республика мәгарифен үстерүгә зур өлеш кертеп, мнистрлыкта төрле елларда хезмәт иткән тантанада катнашучы кунакларга Рәфис Борһанов рәхмәт белдерде. Ул аларга озын гомер, сәламәтлек теләде. Агымдагы елда юбилейларын билгеләп үтүчеләргә рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ветераннар өчен бәйрәм котлаулары, чыгышлар оештырылган иде, тантаналы төстә өстәл әзерләнгән иде.