Рафис Борһанов грант иясе булган укытучыларның форумында катнаша

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

2018 елның 2нче октябрендә Татарстан Республикасында грант иясе булган укытучыларның “Заман укытучысы: һөнәри үсеш һәм  карьера” дип аталган Беренче форумы була.

Форум ТР Фәннәр академиясе, Казан Ачык талантлар 2.0 Университеты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Форумда 2018 елда грант алган укытучылар (708 кеше), район мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының укыту-методика эше буенча урынбасарлары (49 кеше), ТР профсоюз вәкилләре катнаша.

Форумның беренче өлешендә грант ияләренең «укытучы-эксперт», «укытучы-остаз», «укытучы-мастер», «өлкән укытучы» номинацияләре буенча фикер алышу мәйданчыкларында эшләве каралган. Икенче өлештә ТР Фәннәр академиясендә пленар утырыш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International