2018 елның 2нче октябрендә Татарстан Республикасында грант иясе булган укытучыларның “Заман укытучысы: һөнәри үсеш һәм карьера” дип аталган Беренче форумы булды.
Форумның максаты – 2018/2019нчы уку елында грант иясе булган укытучыларның һөнәри үсешен һәм яшь укытучылар, шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешүдә һөнәри осталыклары җитәрлек булмаган укытучылар белән остазлык эшчәнлеген оештыру.
Форумда 2018 елда грант алган укытучылар (708 кеше), район мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының укыту-методика эше буенча урынбасарлары (49 кеше), ТР профсоюз вәкилләре катнашты.
Форумның беренче өлешендә грант ияләре «укытучы-эксперт», «укытучы-остаз», «укытучы-мастер», «өлкән укытучы» номинацияләре буенча фикер алышу мәйданчыкларында эшләде. Икенче өлештә ТР Фәннәр академиясендә пленар утырыш булды.
Форум эшендә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Тимерханович Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәевич Һадиуллин, ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф буенча комиссия рәисе Гильмеева Римма Хәмитовна, РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең Татарстандагы профсоюз оешмасы рәисе Прохоров Юрий Петрович, ТР Фәннәр академиясе Президенты Сәләхов Мякзюм Халимулович, «Просвещение» компанияләре групасының проект эшчәнлеге буенча Вице-президенты Колесникова Надежда Борисовна һ.б. катнашты.