Татарстан Республикасында дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проекты тормышка ашырыла. Проектта социаль юнәлештәге, халык белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итүче ведомстволар, шул исәптән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнаша.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы экспертлар сыйфатында тармакның һөнәри осталары катнаша. Ведомство эксперты В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетының фәнни эшләр буенча проректоры, Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк штабы рәистәше Игорь Бикеев билгеләп үткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегендә гражданнар өчен балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына урын белән тәэмин итү мәсьәләсе мөһимрәк булуы ихтимал.
Эксперт сүзләре буенча, балалар бакчасында яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр булган урыннарны арттыру, республиканың белем бирү оешмаларын дәреслекләр белән тәэмин итү, эшче кадрлар әзерләү – министрлык эшчәнлегенең өстенлекле бурычлары булырга тиеш.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче эксперты, «Казан ачык талантлар университеты 2.0» башкарма директоры Акмалов Айдар Фаритович сәләтле һәм талантлы балалар белән эш системасын камилләштерү буенча тәкъдим кертте.
Өстенлекле бурычлар билгеләнгәннән соң, проектның икенче этабын тормышка ашыру башланачак, - диде ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. – Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше үзе өстенлекле дип санаган максат һәм бурычлар өчен тавыш бирә яисә үз вариантын тәкъдим итә ала. Чараның нәтиҗәсе буенча, министрлыкның өстенлекле эш юнәлешләре билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында төбәк министрлыкларының һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын билгеләүдә республика халкының катнашуының мөһим булуы хакында әйтте. Аның сүзләре буенча, татарстанлыларның куелган максат һәм бурычларның үтәлешен күзәтергә мөмкинлекләре булачак.
Билгеләп үтәбез, проект 21нче сентябрьдә старт алды. Проект берничә этаптан тора: беренче этапта министрлыклар каршындагы экспертлар һәм Җәмәгатьчелек советы максатларны билгели, икенче этапта - Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше үзе өстенлекле дип санаган максат һәм бурычлар өчен тавыш бирә яисә үз вариантын тәкъдим итә, өченче этапта Җәмәгатьчелек советы тарафыннан өстенлекле эш юнәлешләре сайлап алыначак.Татарстанлыларның куелган максат һәм бурычларның үтәлешен күзәтергә мөмкинлекләре булачак.