«Спорт экспрессы» Мамадышка килде!

2018 елның 5 октябре, җомга

4нче октябрьдә Мамадышның сәламәтлеге чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатында «Спорт экспрессы» проектын тормышка ашыру кысаларында ике сәгатьлек мәдәни-спорт программасы узды.

Бу бәйрәм Идел буе физик культура. Спорт һәм туризм академиясе студентлары тарафыннан оештырылган икенче чара. Әмма башка шәһәргә алар беренче тапкыр килде. Мәктәпнең һәр укучысы академиянең волонтер-студентлары белән үзенең шәхси «маршрут картасы»н үтәде, интерактив мәйданчыкларда мөмкин булган спорт төрләре белән танышты, сәламәтлеге чикле булган балалар өчен махсус әзерләнгән өстәл спорт уеннары уйнады һәм ГТО нормаларын тапшыруда үзенең көчен сынап карады. Эш барышында волонтер-студентлар балаларның мөмкинлекләренә мониторинг уздыралар һәм шәхси беркетмә тутыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International