Татарстан Президенты – олимпиадаларда катнашучыларга: Республика белән багланышларыгызны саклап калуыгызны телибез

2018 елның 6 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр, аларның ата-аналары һәм укытучылары  белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, монда чакырылганнарның күбесе илнең төрле югары уку йортлары студентлары булачак. Мәсәлән, МДУ, Югары икътисад мәктәбе (Мәскәү), Механика һәм оптика мәгълүмат технологияләре университеты (Санкт-Петербург).

«Безнең өчен шундый яшь талантларның югары казанышларга ирешүе  – зур мәртәбә. Илнең иң абруйлы югары уку йортларында белем алу мөмкинлегенә ия булуыгыз безнең өчен мөһим. Шулай да республика белән элемтәгезне югалтмагыз. Кемдер, бәлки, кире кайтырга теләр. Сезнең карьера үсеше өчен шартлар тудырырга тырышырбыз», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты.

Татарстан Президенты  шундый зур уңышларга ирешүдә ата-аналар һәм укытучыларның өлеше зур булуын истә тотарга кирәклеген билгеләп үтте. «Киләчәктә дә сезне барлык сәләт-мөмкинлекләрегезне ача алучы алдынгы карашлы, талантлы остазлар озата барырлар дип ышанабыз. Сезнең уңышлар яшьләргә һәм үсеп килүче буынга якты үрнәк булып тора», - дип мөрәҗәгать итте ул олимпиадаларда җиңүчеләргә.

Азакта Рөстәм Миңнеханов педагогларга һәм ата-аналарга Татарстан Республикасы Президенты рәхмәтләрен тапшырды.

Татарстан талантлы балалар һәм яшүсмерләрне ачыклау һәм үстерү буенча Россиядә төбәк-лидерлар рәтендә. Олимпиада хәрәкәте төбәкнең мәгариф политикасының өстенлекле юнәлеше булып тора. Татарстанда 2014 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге ачылды. Ул республикадагы  барлык белем бирү оешмаларының сәләтле балалары белән эшне оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International