Рөстәм Миңнеханов Татарстан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2018 елның 6 октябре, шимбә

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР министерстволары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың белем бирү оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

"Сез иң авыр, әмма кирәкле һөнәр сайлагансыз. Укытучылар бала тормышында мөһим роль уйный. Укучының киләчәк язмышы педагогның һөнәри осталыгына бәйле дип әйтү бер дә арттыру булмас, диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Бүген Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисад үсеш стратегиясе кеше потенциалы үсешенә  юнәлеш тота. «Безнең балалар Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәтә, халыкара олимпиада җиңүчеләр яулый. Татарстан бөтенроссия олимпиадалырының призерлар саны буенча 6нчы ел рәттән өченче урынны тота. Бу сезнең хезмәт нәтиҗәсе», -  дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга.

Татарстан Президенты сүзләре буенча, бүгенге көндә белем бирү оешмаларының материаль-техник базасын камилләштерүгә зур игътибар бирелә. «Бездә балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерү программасы бар. Шушы программаны тормышка ашыру барышында республикада йөзләгән мәгариф оешмасы тернәкләндерелде. Бу эшне без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез», - дип билгеләп узды ТР Президенты.

Киләсе елда Казанда киң күләмдәге вакыйга – эшче һөнәрләре буенча Ворлдскиллс дөнья чемпионаты узачак, дип өстәде ул. «Күптән түгел Будапештта булган EuroSkills чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары Россия җыелма командасына 3 алтын, 1 көмеш медаль китерде. Бу да сезнең тырышлык нәтиҗәсе», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International