Татарстанда банк сферасындагы ачык IT-хакатонга гаризалар кабул ителә башлады

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Яшь программистлар Ак Барс Банкы өчен финанс сервисы эшләү буенча үзләренең чишелеш вариантларын хакатонга куя алалар. Төп приз 200 000 сум.

IT-хакатонда 12 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле .NET, Python, ReactJS, ObjectiveC/Swift, Java/Kotlin программалаштыру күнекмәләренә ия булган яшь белгечләр командасы катнаша ала. Һәр команда составында программаны эшләүче, менеджер, финансист һәм дизайнер булуы мөһим шарт.

Читтән торып үткәрелүче этапта командаларга Ак Барс Банкыннан биш кейсның берсен чишәргә, башлангыч коды GitHub (булса ярый, ләкин мәҗбүри түгел), шулай ук LeanCanvas булган гадәти яисә видео презентация әзерләргә кирәк булачак. Гаризалар 21нче октябрьгә кадәр  (https://utalents.ru/event/khakaton-po-razrabotke-finansovykh-servisov) сайтында кабул ителә.

9 – 11нче ноябрьдә IT-хакатонның турыдан-туры катнашу этабы Казанда узачак. Катнашучылар бу этапта банк клиентлары өчен шәхси финанс сервисы булдырачак. Хакатонда җиңүчеләр түбәндәге күләмдә акчалата приз алачак:

  • 1нче урын – 200 000 сум
  • 2нче урын – 100 000 сум
  • 3нче урын – 50 000 сум
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International