Студентларның футбол милли лигасында гаҗәп пенальти кертелде. Бу хәл ЧДПУ (Чебоксар) һәм КМТТУ-КАИ (Казан) командалары арасындагы матчта булды.
Казанлылар 4:0 исәбе белән отты, очрашу геройларының берсе Норик Авдалян булды. Голларның берсен футболчы пенальтида, ләкин үзенчәлекле рәвештә кертте. Тупка типкән вакытта Авдалян артка таба сальто ясады.