Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Костер» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә «Стань Одной Командой С.О.К» техник юнәлештәге читтән торып уку мәктәбе төгәлләнде.
Читтән торып уку мәктәбендә 12 яшьтән 17 яшькә кадәр булган техник юнәлештәге республикакүләм бәйгеләрдә җиңүче, призер һәм катнашучы булган 120 укучы белем алды.
Читтән торып уку мәктәбендә укучылар техник мастер-классларда, һөнәри тренингларда катнаштылар. Мәктәпнең социаль партнеры «Казан ачык талантлар университеты 2.0» вәкилләре эшмәкәр модуле уздырдылар. Анда укучылар команда проектлары эшләргә өйрәнделәр. Модульнең финалында 11 команданың киләчәк проекты тәкъдим ителде. Алар арасында «Нано-кроссовкалар», «Тавышны энергиягә әйләндерүче система», «Экологик вышка», «Виртуаль күзлек», «Кәрәзле телефоннар блокаторы» проектлары бар иде.
Иң яхшы командалар призлар белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларга «Стань Одной Командой С.О.К» мәктәбендә белем алу турында сертификатлар һәм социаль партнер «Казан ачык талантлар университеты 2.0» бүләкләре тапшырылды.