КФУны тәмамлаучылар карьера ясауның беренче адымнарында ничек уңышка ирешергә мөмкин булуы хакында сөйләячәк

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

11нче октябрьдә КФУда университетны тәмамлап, уңышлы эшләүчеләр белән очрашу – MOST проектының җиденче сериясе булачак. Иң мөһиме –  бу юлы чыгыш ясаячак спикерларга 30 яшь тә тулмаган. Яшь булуларына да карамастан, үз өлкәләрендә алар инде билгеле шәхесләр.

“Фән” категориясендә КФУның Инженер институты биотехнологы, магистранты, Falling Walls Lab халыкара конференциясенең Россия этабы җиңүчесе Егор Мандик чыгыш ясаячак.

“Менеджмент” категориясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясаячак.

“Мәгариф” категориясендә EduAbroad проектының авторы (чит илләр университетларына керү буенча онлайн-гид), Россиядә YourAgora Америка компаниясенең маркетинг буенча директоры Алина Садриева чыгыш ясаячак.

“Бизнес” категориясендә “Түбәтәй” беренче татар тиз туклану хәләл-челтәрен оештыручы һәм генераль директоры Солтан Сафин чыгыш ясаячак.

Проектка керү ирекле,  https://kazanskiy-federalnyy-univ.timepad.ru/event/826996/ буенча теркәлергә кирәк. КФУ студентлары студент билетын яисә башка шәхси документны күрсәтеп керә ала.

Очрашу 18.00 сәгатьтән  20.00 сәгатькә кадәр КФУның төп бинасында беренче физика аудиториясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Кремлевская, 18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International