Президент Euroskills призерларына: Сез Европада иң яхшылар икәнлегегезне күрсәттегез

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты  Euroskills-2018 җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе  Шамил Гафаров, Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, экспертлар, шулай ук Татарстан спортчыларының әти-әниләре катнашты.

Исегезгә  төшерәбез: сентябрь ахырында Будапештта узган EuroSkills-2018 чемпионатында Россия җыелма командасы медаль зачетында беренче тапкыр беренче урынны яулады. Милли команда составына Татарстаннан да алты вәкил керде. Гомумкоманда нәтиҗәләренә Татарстан Республикасы конкурсантлары зур өлеш кертте. Алар «Мобиль робот техникасы» һәм «Инженер дизайны CAD», «Эшмәкәрлек» компетенцияләрендә өч алтын медаль, ә «Плотник эше» категориясендә көмеш медаль яуладылар.

Рөстәм Миңнеханов яшь һөнәр осталарын котлады, аларның Россия җыелма командасының җиңүенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. “Сез  Европада иң яхшылары икәнлегегезне күрсәттегез, - диде ТР Президенты. – WorldSkills хәрәкәте Россиядә 2012 елдан башлап кына уздырылса да, безнең команданың нәтиҗәләре елдан-ел яхшыра бара. Бу –  ресурс үзәкләре булдыруда системалы эшләүнең экспертлар һәм белгечләр әзерләүдәге нәтиҗәсе.

Татарстан Президенты 2019 елда Казанның WorldSkills Бөтенроссия чемпионатын кабул итәчәген, аның нәтиҗәләре буенча Россиядә эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатында чыгыш ясау өчен ил җыелмасы оештырылачагын искәртте. Татарстан вәкилләренә бу турнирда да шулай ук югары дәрәҗәдә чыгыш ясарга кирәк, диде ул.

Җиңүчеләр белән әңгәмәдә республика башлыгы WorldSkills-2019 ил һәм дөнья чемпионатына Казанда план нигезендә төгәл әзерлек баруын җиткерде. Төп ярыш мәйданчыгы булачак «Казань Экспо» күргәзмә комплексын да инде әзерләп бетерәбез. Белгечләр белән ресурс үзәкләре һәм республика министрлыклары актив эш алып бара.

Очрашу ахырында EuroSkills-2018 призерларына һәм аларның остазларына бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International