Ульяновск өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

10 – 12нче октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Ульяновск өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уздыра.

Делегация составында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, КФУ галимнәре, Балык Бистәсе, Апас, Буа муниципаль районнарының белем бирү оешмалары директорлары бар.

Визит барышында Ульяновск өлкәсенең белем бирү оешмаларында ачык дәресләрдә, тарихи музейларда булу, түгәрәк өстәл уздыру, Ульяновск өлкәсендә һәм ТР белем бирү оешмалары арасындагы Мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую, Ульяновск өлкәсенең мәгариф хезмәткәрләренә яшь буынга татар халкының иң яхшы гореф-гадәтләре үрнәгендә белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Министрлык бүләкләрен тапшыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International