"Классная работа!" - "Сыйныф эше!" журналист хезмәтләренә V республика бәйгесе

2018 елның 19 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә “Классная работа!"  - "Сыйныф эше!" бәйгесен игълан итә.  Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту барышы турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Бәйгедә катнашырга массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.  

Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге юнәлешләрнең үсешен кызыклы итеп һәм объектив рәвештә яктырту һәм шулай ук бәйге материалларына куелган таләпләргә туры килү – бәйгедә катнашуның төп шарты.

Бәйгенең жюри составына мәгариф идарәләре вәкилләре, медиакоммуникацияләр өлкәсе һәм җәмәгатьчелек белән эшләү белгечләре һ.б. җәлеп ителә.

Бәйгегә тәкъдим ителүче материаллар 2018 елның 1нче гыйнварыннан алып 30нчы ноябренә кадәр бастырылган яисә эфирга чыккан булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International