Рафис Борһанов белем бирү оешмалары җитештергән әйберләрне сату ярминкәсенең ачылышында катнашты

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

"Казан" агросәнәгать паркында (Аграрная ур., 2нче йорт) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә  муниципаль районнар һәм республиканың белем бирү оешмалары катнашында  авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләренең 2018 ел Республика ярминкәсе уза.

Быел чарада Татарстан Республикасының  43 муниципаль районы, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре катнаша. 400дән артык гомуми белем бирү һәм 60 һөнәри белем бирү оешмалары үзләренең экспозиция мәйданчыгын тәкъдим итә.

Чара эшче һөнәрләрен популярлаштыру, республиканың техникумнарын һәм көллиятләрен тәмамлаучыларның хезмәт базарында конкурентлылыкка сәләтен арттыруга, аларда эшмәкәрлек эшчәнлеге күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелде. Ярминкә WorldSkills 2019 эшче һөнәрләренең дөнья чемпионаты эгидасы астында уза. Барлык җитештерелгән әйберләр дә WorldSkills стандартларына туры китерелеп әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International