Казанда туган тел буларак татар теле һәм әдәбиятын укытучы педагогларның компетенциясе тикшерелә

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Рособрнадзор агымдагы елның 8 – 16нчы октябрь көннәрендә «Тарих», «Җәмгыять белеме», «Икътисад», «Хокук», «Рус теле һәм әдәбияты», «Математика һәм информатика», «Туган тел һәм әдәбият», «РХРӘКН» фәннәре буенча төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын укучылар тарафыннан үзләштерү барышында фәнне үзләштерү буенча нәтиҗәләрне булдыручы педагогларның  компетенциясен тикшерә.

ТР туган тел (татар теле) һәм әдәбият буенча үлчәү материалларын эшли һәм һәм бу фән буенча тикшерү эшләрендә катнаша.

Бу проектта 14 муниципаль берәмлекнең белем бирү оешмалары укытучылары катнашачак. Тикшерү үткәрү өчен 19 пункт билгеләнде. Катнашучылар саны – 2000 кеше.

Апробация 15нче октябрьдә узачак. 16нчы октябрь – өстәмә көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International