Россиядә Ford Sollers һәм Ford Fund ярдәмендә социаль белем бирү проектының икенче этабы старт алды

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Россиядә уку йортларында «Мехатроника» белгечлеге буенча дуаль мәгариф системасын кертү буенча проектның икенче этабы башлана.  Ford Fund проекты хәйрия фонды ярдәмендә Ford Sollers компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Проектның беренче этабы 2017 елның декабрендә уңышлы гына гамәлгә ашырылды. Россиянең әйдәп баручы 9 һөнәри белем бирү оешмасыннан 22 укытучы таләп ителгән белгечлек үрнәгендә белем бирү системасы принциплары белән таныштыручы өч көнлек тренинг узды.

Проектның икенче этабы тәмамлангач, катнашучыларга квалификацияләрен күтәрү турында сертификатлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International