ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 2018/2019 чемпионат циклында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» төбәк чемпионатын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бу мәсьәләләр буенча киңәшү өчен Казан педагогия көллиятенә республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, WorldSkills хәрәкәте үсешендә катнашучылар, Татарстан Республикасындагы WorldSkills төбәк координация үзәге вәкилләре, WorldSkills компетенцияләре буенча махсус үзәкләрнең – белем бирү оешмаларының директорлары, шулай ук булачак төбәк чемпионатының төп экспертлары җыелды.
«Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» төбәк чемпионатының төп этабы агымдагы елның 14 – 16нчы ноябрендә узачак. Нигездә чемпионат олы яшьтәгеләр категориясендә 83 компетенция буенча һәм «WorldSkills Junior» категориясендә 51 компетенция буенча узачак.