Яңа Сосновка бистәсендә күпфункцияле мәйданчык ачылды

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Совет районының Яңа Сосновка бистәсендә «Спортландия» дип аталган күпфункцияле мәйданчык ачылды.Биредә волейбол-баскетбол һәм футбол мәйданчыклары заманча итеп эшләнде, тренажерлар һәм яктырту җайланмалары куелды. Яңартылган футбол мәйданчыгын беренчеләрдән булып 124нче һәм 141нче номерлы мәктәп укучылары командалары сынап карады. Бәйрәм барышында ата-аналар балаларын спорт секцияләренә дә яздырды. Мәйданчыкны ремонтлау өчен 5,7 млн сумга якын чыгым тотылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International