Татарстанда 2019 елга республика министрлыкларының өстенлекле максат һәм бурычлары өчен ачык онлайн-тавыш бирү башланды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, бу тавыш бирү дәүләт идарәсе башкарма органнарының максат һәм бурычларын гаммәви формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек күзәтүе буенча пилот проекты кысаларында үткәрелә.

Беренче этап барышында  мәгариф өлкәсендәге профессионаллар кергән экспертлар киләсе елга министрлыкның үзләре өстенлекле дип санаган максатларын билгеләделәр.

Барлык тәкъдимнәр советның киңәйтелгән утырышында тармак вәкилләре һәм тышкы экспертлар катнашында каралды. Нәтиҗәдә мәгариф системасының барлык өлкәсен колачлаган 20 тәкъдим сайлап алынды.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының үзе өстенлекле дип санаган максат һәм бурычлары өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирә ала.

Тавыш бирүдә катнашу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка кереп, тиешле сорашуны табарга һәм өстенлекле дип санаган вариантны билгеләргә кирәк. Бирелгән максат һәм бурычларның яртысын сайларга яисә үз вариантыңны тәкъдим итәргә була.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле максат һәм бурычларын билгеләү өчен түбәндәге ссылка буенча узарга кирәк: http://publictasks.tatarstan.ru

Тавыш бирү 16нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советта каралачак. Нәтиҗәдә 2019 елга 5тән алып 7гә кадәр өстенлекле булган максат билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International