ПҮФИ: мәктәпне тәмамлаган укучылар тарихи шәхесләрне начар белә һәм мәдәният тарихында кыен ориентлашалар

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

2018 елда тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханын биргән укучыларның күпчелеге  тарихи шәхесләрне начар белүләрен һәм мәдәният тарихында кыен ориентлашуларын күрсәттеләр, Россиянең XX гасырдагы вакыйгаларында да буталдылар. Бу проблемалы моментлар БДИ буенча контроль үлчәү материаллары әзерләү буенча федераль комиссия җитәкчеләренең эшләрне каравы нәтиҗәсендә билгеле булды.

2018 елда БДИда катнашучылар хронология, аерым тарихи фактлар, тарихи чыганаклар тестлары белән биремнәрне  чагыштырмача яхшы эшләгәннәр.

Фактларны аерым бер билгесе буенча группалаштыру таләп ителгән, сугышларның исемнәрен, тынычлык килешүләрен, Россия тарихының XX гасыр фактларының (мәсәлән, 1917 ел, Гражданнар сугышы, индустриализация чоры, Бөек Ватан сугышы һ.б.) исемнәре һәм даталары белән туры китерүдә кыенлык кичергәннәр. Төрле тарихи чорларга туры килгән ике документка анализ ясауны (6нчы бирем) да бик аз укучы гына эшли алган.

Тарихи шәхесләрне начар белүләре (9нчы бирем) һәм мәдәният тарихында кыен ориентлашулары (17нче бирем) да ачыкланды.

Тарихи карта (схема), иллюстратив материаллар белән эшләүдә дә чыгарылыш сыйныф укучылары кыенлык кичергән.  Рәсемдә күрсәтелгән тарихи һәйкәлләрне, архитектура корылмаларын, скульптура, сынлы сәнгать әсәрләрен күпчелек укучылар таный алмаган.

Бирелгән вакыйга, процесс яисә тарихи шәхеснең эшчәнлегенә карата китерелгән аргумент буенча киңәйтелгән җавап язу (24нче бирем) чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик авыр биремнәрдән саналган.

Тарихи инша (25нче бирем) язу биреме дә укучылардан программа материалын яхшы белүләрен таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International