2018 елның 25 – 27нче октябрендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында университетлар һәм педагогик югары уку йортларында математика һәм информатика укытучыларының XXXVII Халыкара фәнни семинары узачак.
Семинар эшендә алгебра дәреслеге авторы, педагогика фәннәре докторы Александр Мордкович (Мәскәү шәһәре) катнашачак.