Югары сыйныф укучылары һәм студентлар финанс мәсьәләләре хакында видеороликлар төшерәчәкләр

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Финанс мәсьәләләре хакында төшерелгән кыска фильмнарның сценаристлары, режиссерлары, операторлары һәм актерлары ролендә Россия регионнарының 11нче сыйныф укучылары үзләренең көчен сынап карый алалар. Алар өчен “Мин финанслар дөньясында” дип аталган бәйге башланды. Аны Россия Банкының Идел-Нократ ДУ төбәк мәгариф министрлыкларының эгидасы астында уздыра. Татарстанда бәйге Россия Банкының Идел-Нократ ДУ  Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырыла.

Гомуми белем бирү мәктәпләренең югары сыйныф укучылары, югары уку йортлары, көллиятләр һәм техникумнар студентлары зур булмаган иҗади төркемнәргә берләшеп, укытучылары җитәкчелегендә финанс мәсьәләләре хакында роликлар эшләп, бәйгедә катнаша алалар.

Ролик 3 минуттан да артык вакыт дәвамында булырга тиеш түгел. Эшләр файлда сакланып, аның сылтамасы һәм заявкасы 92media@cbr.ru электрон почтасына 2018 елның 5нче ноябреннән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш.

Бәйге комиссиясе видеороликның эчтәлеген, иҗадилыгын, үзенчәлекле булуын, сыйфатын һәм темага туры килүен бәяләячәк. Җиңүчеләр декабрь ахырында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International