«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 2018 елның 20 – 21нче октябрендә республиканың Әгерҗе, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Нурлат муниципаль районнарыннан, шулай ук Казан, Мәскәү, Обнинск шәһәрләреннән җыелган 20 команда составында 92 укучы катнашында яшь биологларның Бөтенроссия турнирының VIII төбәк этабы узды.
Турнирда катнашучыларның барысын да искиткеч нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм биологик көрәшкә командаларны әзерләүче остазларга фидакарь хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт хисе белдерәбез.
Яшь биологларның Бөтенроссия турнирының VIII төбәк этабында җиңү яулаган “Менделев оныклары” (Внуки Менделеева») командасы 2018 елның декабрендә Мәскәүдә узачак яшь биологларның XII Бөтенроссия турнирында Татарстан данын яклаячак.