«Бөркетләр очарга өйрәнәләр» I ачык республика яшьләр фестиваль-бәйгесе

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

"Бөркетләр очарга өйрәнәләр” I ачык республика яшьләр фестиваль-бәйгесе «Әкият» балалар үзәгенең концерт залында 2018 елның 24-26нчы октябрендә уза.

Конкурс биш номинация буенча үткәрелә: вокал-соло, вокаль ансамбльләр, хор коллективлары, яңа җыр (авторлык әсәрләре), туган шәһәр (төбәк) турында җыр.

Бәйгедә  Татарстан Республикасының 16 районыннан, шулай ук Россиянең 10 шәһәреннән һәм төбәкләреннән барысы 1000нән артык кеше катнаша.

Күпсанлы бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты «Балакиревцы России» җыелма тынлы оркестрының чыгышы бәйгенең иң якты вакыйгасы булачак. Оркестр составында 110 кеше – Мәскәүдән М.А. Балакирев исемендәге, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Волгоград, Ахтубинск, Петрозаводск, Смоленск шәһәрләреннән балалар сәнгать мәктәбе укучылары, шулай ук герой Донбасстан яшь музыкантлар – Краснодар һәм Луганск шәһәрләре балалар сәнгать мәктәпләре вәкилләре.

2018 елның 26 октябрендә 18.00 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгендә Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Бәйгене оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы комсомол ветераннары берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге, М. А. Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе (Казан шәһәре Вахитов районының Кече сәнгать академиясе), Республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Конкурс Комсомолның 100 еллыгына багышланган чаралар планы (Министрлар Кабинетының 2016 елның 19нчы августындагы 1785-р номерлы карары) нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International