Финанс секторы синергиясе, XXI гасырда IT һәм мәгариф: яшь белгечләр өчен хакатоннар

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакыт – фән-техника өлкәсендә прогрессив технологияләр һәм стандарт булмаган идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге чоры. Яшьләр «йомшак» компетенцияләрне актив үстерә, киләчәк һөнәрләре темасы аеруча актуаль, педагоглар һәм укытучылар үз карамагындагы балалар өчен остазлар булырга омтыла, ата-аналар даими рәвештә балаларга иң яхшы тәрбия бирү методикаларын эзлиләр.

Эш бирүченең һәм яшьләрнең үзара хезмәттәшлеге форматлары да үзгәрә: төрле стажировкалар, бәйгеләр, компания кысаларында проектны эшләү буенча грантлар, предприятиеләрдә кейсларны чишү үткәрелә. Җәмгыятьне цифрлаштыру үсешен исәпкә алып, хакатон форматы аеруча популярлаша бара. Нәкъ менә хакатон кысаларында яшьләр бизнес өчен мөһим бурычларны хәл итә, шул рәвешле икътисадка үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен «монда һәм хәзер» кертә.

Алга китеш мәгариф өлкәсен дә читләтеп үтмәде, анда җәмгыять тормышының башка өлкәләре белән хезмәттәшлек тенденциясе күбрәк сизелә. Шундый мисалларның берсе -республиканың алдынгы предприятиеләренең мәктәп укучылары һәм студентлары өчен уртак хакатоннар.

9нчы ноябрьдән 11нче ноябрьгә кадәр Ак Барс Банкы Талантлар Университеты, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе, Иннополис Университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә 12 яшьтән алып 30 яшькәчә булган яшь белгечләр командалары өчен банк өлкәсендә ачык IT-хакатон үткәрәчәк.

Хакатонның читтән торып үткәрелгән этабында командаларга Ак Барс Банктан тәкъдим ителгән биш кейсның берсен хәл итәргә туры киләчәк.

IT-хакатонда финалга чыккан командалар акчалата бүләкләр алачак (1 нче урынга –       200 000 сум, 2 нче урынга – 100 000 сум, 3 нче урынга – 50 000 сум), шулай ук хакатонда катнашучыларның иң яхшы идеяләре Ак Барс Банкта гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International