Татарстан мәктәпләрендә көзге каникулларның сроклары төрле булуы турындагы мөрәҗәгатьләр белән бәйле мәгълүмат

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Каникуллар – укучыларның иң яраткан чоры. Уку процессында ялны укучылар да, аларның әти-әниләре дә көтә, ә аның иң беренчесе – көзге каникулларны аеруча түземсезлек белән көтеп алалар.

Күпләр төрле уку йортларында көзге каникуллар төрле вакытка туры килә, дип билгеләп үтә. Моның сәбәбе һәр мәктәптә кабул ителгән укыту процессы белән бәйле.

 

Министрлык  агымдагы 2018-2019нчы уку елында каникулларның срокларын түбәндәгечә билгеләргә тәкъдим итә:

көзге  –  31.10.2018 ел –  6.11.2018 ел  (7 көн),

кышкы –  26.12.2018 ел –  8.01.2019 ел (14 көн),

1нче сыйныф укучылары өчен бер атналык өстәмә каникул –  11.02.2019 ел –  17.02.2019 ел (7 көн),

язгы – 23.03.2019 ел – 31.03.2019 ел  (9 көн).

Җәйге каникуллар башлану белем бирү оешмасының еллык календарь графигы нигезендә билгеләнә.

Министрлык тәкъдимнәре нигезендә яки башка срокларны билгеләү турында карарны белем бирү оешмасы белем бирү программасын раслау барышында кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International