2018 елның 26нчы октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «РОСНАНО мәктәп лигасы» Федераль мәгариф челтәре проектын әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәктәп лигасы» табигать белеме һәм югары технологияләр өлкәсендә автоном коммерцияле булмаган белем бирү оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Хезмәттәшлек турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова һәм «Мәктәп лигасы» табигать белеме һәм югары технологияләр өлкәсендә автоном коммерцияле булмаган белем бирү оешмасы генераль директоры Александр Селянин кул куйды.
Кул куелган килешү кысаларында мәктәп укучыларының хәзерге заман инноватикасы өлкәсендә уңай мотивация формалаштыру мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән төрле пландагы һәм тематикадагы бәйгеләр үткәрү, көндезге-читтән торып үткәрелә торган фән мәктәпләре, фәнни лекторийлар, белем бирү программасына һәм яңа белем бирү технологияләренә нигезләнгән юнәлешләрдә гамәлгә ашырыла торган педагогларның квалификациясен күтәрүгә, шулай ук педагогларның методологик һәм тикшеренү компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән төрле бәйгеләр һәм тематик конкурслар үткәрү, укучылар һәм педагоглар өчен фәнни-гамәли конференцияләр һәм семинарлар үткәрү планлаштырыла.