Республиканың 13 муниципаль районында ятим балалар 150 млн сумга якын торак алган

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

2018 елда Татарстанда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 125 ятим баланы торак белән тәэмин иттеләр. Быел барлыгы 297 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк.

Апас, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас, Тукай, Теләче һәм Чистай районнарында ятим балалар 150 млн сумга якын торак алган инде.

Шул ук вакытта бер фатирның уртача бәясе 1,2 млн сум тәшкил иткән.

2013 елдан 2017 елга кадәр Татарстанда барлыгы  1521 ятим баланы гомуми бәясе 1,6 млрд сумны тәшкил иткән  торак белән тәэмин иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International