Югары уку йортын тәмамлау турында ике рәсми диплом - Россия һәм АКШ дипломнары

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Потомак университеты (Вашингтон, АКШ) Apple компаниясенә нигез салучы Стив Воняк һәм «ТИСБИ» Идарә университеты белән партнерлыкта яңа программа эшли башлый. Ул АКШта укырга һәм  ике рәсми диплом  - Россия һәм Америка дипломнары алырга мөмкинлек бирә. Тел белеме буенча TOEFL имтиханын уңышлы тапшырганнан соң, студент бер үк вакытта  ике югары уку йортына да керә һәм аңа гадиләштерелгән тәртиптә Америка студентлары визасын рәсмиләштерәләр.

Укыту берничә юнәлеш буенча барачак: халыкара мөнәсәбәтләр, программа инженериясе, бизнес-информатика, дәүләт идарәсе һәм башкалар.

Бу программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. 23нче октябрьдә Сан-Францискода ул Потомак университеты җитәкчелеге белән очрашты һәм мондый проектларның кирәклеген билгеләп үтте.

Потомак Университет президенты Ричард Мерфри белән очрашу 17нче ноябрьдә (шимбә) 16.00 сәгатьтә Korston Tower, «Шостакович» залы (Казан, Ершов ур., 1А, 2 кат) һәм 19нчы ноябрьдә 11.00 сәгатьтә «ТИСБИ» идарә университетында (Казан, Мөштәри ур., 13) узачак. Программа һәм уку ташламалары буенча барлык мәгълүматны алырга, шулай ук очрашуга теркәлүне түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: potomac-edu.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International