Инвалидлыгы булган кешеләрнең һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында җиңүчеләр Мәскәүдә узачак милли ярышта катнашачаклар

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бүген Казанда инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс-2018 " төбәк чемпионаты ачылды. Ике көн дәвамында 180гә якын татарстанлы Мәскәүдәге IV илкүләм чемпионатта катнашу хокукы өчен көрәшәчәк.

Республикада төбәк чемпионаты дүрт мәйданчыкта – Казан сәүдә-икътисад техникумында, Казан төзелеш көллиятендә, Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә һәм Түбән Каманың техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәгендә («Кванториум»да) уза.

Быел ярышлар өч: «студентлар», «белгечләр» һәм «мәктәп укучылары» категорияләре буенча оештырылган. Катнашучылар 25 компетенция буенча ярыша, ә узган ел алар бары җидәү генә  иде. Конкурста төп экспертлар булып эш бирүчеләр тора.

Казан сәүдә-икътисад техникумында чемпионатның төбәк этабын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, «Абилимпикс» һөнәри осталык бәйгеләрен үстерү милли үзәге җитәкчесе Динә Макеева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International