Бүген Казанда һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2018» төбәк чемпионатына йомгак ясаячаклар

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Бүген, 31нче октябрьдә, Казан сәүдә-икътисад техникумында инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2018» төбәк чемпионатының ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Чемпионатның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, «Абилимпикс» һөнәри осталык бәйгеләрен үстерү милли үзәге җитәкчесе Динә Макеева һ. б. катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International