Кукмарада һәм Аксубайда туган тел укытучыларының республика семинарлары узды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елның 24нче һәм 26нчы октябрь көннәрендә Кукмара муниципаль районының Ошторма – Юмья урта мәктәбе һәм Аксубай муниципаль районының академик Н.Т.Савруков исемендәге Сөнчәле урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Күп телле мохиттә туган телләрне укыту тәҗрибәсе, проблемалары һәм перспективалары” темасына туган телләр укытучылары өчен республика семинарлары узды.

Семинар эшендә мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары катнашты. Семинар кысаларында педагоглар мастер-класслар күрсәттеләр, дәресләрдән өзекләр күрсәттеләр, шулай ук республика мәктәпләренең этномәдәни белем бирү проектларын тәкъдим иттеләр.

Семинар кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы халыклары милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәлләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International