31нче октябрьдә Казанда инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2018» төбәк чемпионатына йомгак ясадылар. Беренче урыннарны алган 32 татарстанлы 21-22нче ноябрьдә Мәскәүдә IV илкүләм чемпионатта катнашачак.
Быел төбәк чемпионатында 180нән артык конкурсант катнашты, алар 25 компетенция буенча көч сынашты. Моннан тыш, 162 сертификацияләнгән эксперт җәлеп ителде, шул исәптән предприятиеләр вәкилләре арасыннан компетенцияләр буенча 25 баш эксперт катнашты. Ярышлар өч категория буенча оештырылды: «студентлар», «белгечләр» һәм «мәктәп укучылары».
Казан сәүдә-икътисад техникумында ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
«Иң мөһиме, сезнең һәрберегез батырлык кылды – үзендәге курку һәм шикләнү хисләрен җиңә алды. Беренче адым ясау һәрвакыт авыр», – диде конкурсантларга тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ассызыклап үткәнчә, чемпионат ярдәмендә балалар үзләренең потенциалын, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыра алалар. "Абилимпикс" хәрәкәте ярдәмендә сезне эш бирүчеләр күрә ала, ә ата-аналар баланың кайда укуын дәвам итү файдалырак булуын аңлый ала. Синең эшеңне бәяләгәндә үз осталыгыңны күрсәтә алу зур кыйммәткә ия”, - дип билгеләп үтте ул.
“Быел «Абилимпикс» республика хәрәкәтендә уңай үзгәрешләр булды, - дип өстәде ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. - Узган ел белән чагыштырганда компетенцияләр саны шактый арткан – 7дән 25кә кадәр, катнашучылар саны да өч тапкырга арткан. Бу динамика ел саен дәвам итәр дип уйлыйм. Әмма бу конкурсны үткәрүнең төп асылы ул тәмамланганнан соң балаларның оешмаларга, предприятиеләргә эшкә урнаша алуында. Бу җайга салынган система эшләячәк дип ышанам”, – дип белдерде ул.
ТР Мәгариф һәм фән министры журналистлар белән әңгәмәсендә узган ел җиде татарстанлы гына милли чемпионатка уза алганлыгын, ә быел исә 32 катнашучы булуын билгеләп үтте.