2018 елның 30нчы октябрендә Алабугада (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге ярдәме белән) “Экологик белем бирү: проблемалар, үсеш һәм инновацияләр” дигән темага республика семинары булып узды. Семинар Россиядә яшь натуралистлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган иде.
Алабуга муниципаль районының «Балалар экология-биология үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә Балтач, Мамадыш, Тукай, Мөслим, Лаеш, Менделеевск, Түбән Кама, Кукмара, Сарман, Алабуга, Бөгелмә, Зәй муниципаль берәмлекләре, Казан һәм Чаллы шәһәрләре вәкилләре килде. Чарада барлыгы 87 кеше катнашты.