Рафис Борһанов район методик берләшмәләре җитәкчеләре форумы эшендә катнашты

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

2 ноябрьдә, Казанда 2017-2018нче уку елларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча район методик берләшмәләре җитәкчеләренең форумы узды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләренең  укыту-методик эш буенча урынбасарлары, информатика, математика, физика, химия, биология фәннәре укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре, шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм бәяләү процедураларын оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы белгечләр һ. б. катнашты.

Форум кысаларында 9нчы, 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре һәм 2018-2019нчы уку елына төп өстенлекләр турында фикер алыштылар.

Секция утырышларында  математика, информатика, физика, химия, биология фәннәре буенча БДИның фән комиссияләре рәисләре чыгыш ясады.

500дән артык педагог катнашкан форум Казан шәһәренең 177 нче лицее һәм 179 нчы гимназиясе базасында узды. Форумда шулай ук «Российский учебник», «Русское слово», «Бином» һ. б. нәшриятларның дәреслек авторлары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International