КФУда «Х төне» узачак

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

15нче ноябрьдә Казан федераль университетында «КФУдаPROНаука» фәнни-популяр проектының унынчы сериясе узачак. Университетның туган көне алдыннан Кремль урамындагы 35нче йортта мифларны таратуга һәм серләрне тар-мар итүгә багышланган «Х төне» узачак.

Роботлар, фантастик эшләр, киләчәк электроника, кешенең баш мие эшчәнлеге, оптик иллюзияләр һәм башкалар турында лекцияләр белән КФУ укытучылары чыгыш ясаячак. КФУның Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессоры Лилия Хәбибуллина үз лекциясендә «Әгәр син монстр булсаң нишләргә?» дигән сорауга җавап бирәчәк. Дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше мифлары турында аларга КФУның А.Бутлеров исемендәге Химия институты доценты Аркадий Курамшин сөйләячәк. КФУның  Фундаменталь медицина һәм биология институтының клиник медицинаның фундаменталь нигезләре кафедрасы укытучысы, табиб-психиатр Александр Граница «бөтен авырулар да нервлардан» дигән раслауның стереотип кына булуын аңлатачак.

Кичә программасында төрле яшьтәге кешеләр өчен күңел ачу чаралары: робофутбол, химик тәҗрибәләр, «Фокуслар һәм феноменнар» фәнни тамашалары, КФУ музей комплексыннан күргәзмә, китап ярминкәсе, тәмле фуд-корт оештырылачак.

 «Х төне»н үткәрү вакыты: 17.00 дән 23.00 сәгатькә кадәр. Шулай ук 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр бирегә килүчеләрне махсус күңел ачу программасы көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International