II Туриадага (Спартакиада) йомгак ясалды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 7нче ноябрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәгендә 2017/2018нче уку елында Татарстан Республикасы укучылары арасында үткәрелгән II Туриада (Спартакиада) җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү, шулай ук Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәгенең мактау грамоталарын тапшыру тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында 200 дән артык кеше катнашты.

2017/2018нче уку елында Татарстан Республикасы укучылары арасында үткәрелгән II Туриада (Спартакиада) җиңүчеләре һәм призерлары:

- авыл командалары арасында:

1нче урында – Тәтеш муниципаль районының өстәмә белем бирү үзәге;

2нче  урында – Лаеш муниципаль районының мәктәптән тыш эшләр үзәге;

3нче  урында – Кукмара муниципаль районының «Галактика» балалар иҗаты үзәге;

- шәһәр командалары арасында:

1нче  урында – Казан шәһәре Яңа Савин районының «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты;

2нче урында – Яшел Үзән муниципаль районының 6 нчы номерлы «Бригантина» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе;

3нче урында – Алабуга муниципаль районының «Юлдаш» балалар һәм яшүсмерләр туризмы үзәге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International