8-9нчы ноябрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия мәгариф академиясе мәйданчыгында «Яңа буын мәктәп китапханәләре» дигән темага Өченче Бөтенроссия форумын үткәрә.
Форум эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, мәктәп китапханәләрен үстерү һәм Россия Федерациясе субъектларында мәктәп мәгълүмати китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен алып баручы, фәнни һәм һөнәри җәмәгатьчелек вәкилләре катнашыр дип көтелә.