2018 елның 16нчы ноябрендә Мәскәүдә «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форум-диалогы узачак. Аны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра.
Узган елдагы кебек үк, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы урнашкан Ильинка урамындагы тарихи бина форумны үткәрү урыны булачак.
Форум кысаларында пленар утырыш һәм өч секция оештырылачак. Форум эшендә катнашу өчен Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева, Россия Федерациясе фән һәм югары белем бирү министры Михаил Котюков, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов, төбәкләр җитәкчелеге, Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, тел сәясәте һәм мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чакырылды.